Выберите язык:
+7 ( 843 ) 598 - 05 - 22
Проспект Победы 212 в
Личный кабинет

“Тамчы – шоу һәм без!”

Зәңгәр экраннар аша, кайсыбызның гына якыннарыбызга сәлам юллап,төрле бәйгеләрдә ярышып, күренеп үтәсебез килми икән! Безнең кебек укучылар өчен, ТНВ каналы гаҗәеп мөмкинлекләр тудырган. Без, Казан шәһәре Совет районының 180нче полилингваль гимназиясе укучылары кызлары,укытучыларыбыз Чулпан Исламовна, Рамилә Әгъзәмовналар җитәкчелегендә, “Тамчы шоу” интелектуаль бәйгесендә көчләребезне сынап карарга булдык. 8 Б сыйныфыннан Ш. Инзилә, Х. Азалия, 8 В сыйныфыннан Х. Аделина татар телен,әдәбиятыннан тирән белүләрен ачык күрсәттеләр. Жюри әгъзасы Татарстан Республикасының халык артисты,атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗан укучыларга да, татар теле укытучыларына да чиксез рәхмәтен белдерде. Әфәрин, кызлар! Иҗади уңышлар телибез сезгә!
Все новости